-27 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
4 июль 2017, 02:00

Ятим итмә!

Бөре балалар йортында тәрбияләнүче һәр сабыйның хыялы – әти-әни белән яшәү, гаиләле булу.Биредә балалар яшәгәне әллә каян күренеп тора. Якты бүлмәләрнең бизәлеше бер-берсен кабатламый. Ашханә, спорт, тамаша заллары, ял бүлмәләре матур, коридорларны балаларның кул эшләре бизи. Диварлар да көлеп тора, дип уйлар идем, әгәр үземнең балалар йортында булуымны белмәсәм. Ниндидер әйтеп аңлата алмаслык моңсулык бар биредә. Тәрбияләнүчеләр үзләре юк, Бөре шәһәре янындагы лагерьда ял итәләр, ә менә аларның һәркайсының диярлек үзенчәлекле язмышын тойгандай булдым.Уйларымны сизепме, балалар йортын күрсәтеп йөрүче директор вазыйфаларын башкаручы Эльвира Егорова сүзен дәвам итеп:— Безнең балаларның бөтен нәрсәсе дә бар, тик гаилә җылысы гына юк, — дип көрсенде.

Читайте нас