Моңа кадәр ул әтиле-әниле балаларга гына каралган иде.
Ә ялгыз аналар һәм аталар аны алудан мәхрүм калды. Аларның берсе республика Башлыгына мөрәҗәгать иткәч, Рөстәм Хәмитов матди ярдәм турындагы шартнамәгә үзгәрешләр керттергән.
Хәзер беренче бала өчен 300 мең сум күләмендәге матди ярдәмне тулы булмаган гаиләләр дә алала.
Төбәктәге демографик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән бу карарны тормышка ашыруга республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча бүленә.