0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Социаль өлкә
20 июль 2017, 07:24

Кәбестә арзан бездә!

Республикада кайбер азык-төлек төрләренә бәяләр төште.

Башкортстанстат мәгълүматлары буенча, бер атна эчендә кәбестәгә хак 35,6 процентка төшкән. Хәзер аның килограммы уртача 29,90 сум тора. Кайбер кибетләрдә күчәннәрне 18 сумга да сатып алырга була.

Шуның белән бергә, бәрәңге 5,7 процентка (килограммы 33,61 сум), алма 1,6 процентка (105,75 сум) арзанайган.

Бу атнада очсызланган азык-төлек исемлегендә сөт, икмәк, чәй, тавык ите, көнбагыш мае да бар.
Читайте нас