Яңа законга ярашлы, киләсе елның 1 гыйнварыннан шушы төбәкләргә килгән кеше курорт салымы түләргә тиеш. Аның күләме сезонга, курортның кайда урнашуына һәм башка факторларга бәйле.
Җыем күләмен төбәкләр үзләре билгеләячәк, ләкин ул 2018 елда тәүлегенә бер кешедән 50 сумнан, аннан соңгы елларда 100 сумнан артырга тиеш түгел.
Салымнан I һәм II группа инвалидлары, ветераннар, СССР һәм Русия Геройлары һәм башка берничә төр категория гражданнар азат ителә.
Җыелган акча төбәктә туристик инфраструктураны үстерүгә юнәлтеләчәк. Курорт җыемы дөньяның күп илләрендә гадәти хәл, аның нәтиҗәлелеге шик тудырмый. Европада ул 14 илдә кертелгән.