“Заря” дип аталаучы лагерьда 12 яшьтән алып 17 яшькә кадәр булган 100 бала һәм үсмер ял итәчәк. Әлбәттә, әлеге ял вакытында алар тарихи-патриотик тәрбия алачак, хәрби эшнең нигезенә төшенәчәк. 1 августка кадәр дәвам итәчәк сменада үсмерләрне хәрби хезмәткә әзерләүгә аерым урын биреләчәк, спорт ярышлары, команда-тактик уеннар оештырылачак.