Аз тәэмин ителгән, күпбалалы һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга 31 августка кадәр ярдәм итәргә була. Мәктәпкә баручы сабыйларга уку кирәк-яраклары тутырылган ранец әзерләп бирәчәкләр. Хәйрия акциясендә катнашырга теләүчеләргә Уфаның Цюрупа урамындагы 102 йортта урнашкан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтүче бүлеккә мөрәҗәгать итәргә яисә 273-31-47 телефонына шалтыратып, мәгълүмат алырга мөмкин.