Киңәшмәне ачып, республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фәрхәд Самедов, яңа проект - төбәктә туризм өлкәсендә кластер алымын үстерү буенча системалы эшнең тәүге өлеше, дип билгеләде. Бу - тиз үсешүче юнәлешләрнең берсе.
“Экология, инвестицияләр һәм “Аслыкүл” табигать паркын үстерү” консорциумы рәисе Марат Сәхәпов күлнең Русиядә туристларны иң күп җәлеп итүче ун сулыгы исемлегенә керүе турында әйтте. Объектны үстерү буенча “юл картасы”на 93 пункт кертелгән, алар исәбендә отель, ресторан, шифаханә һәм турбазалар. Булачак инвесторлар белән 30 сөйләшү үткәрелгән. Проектны гамәлгә ашыру моңача күрелмәгән туристик парк булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Киңәшмә ахырында Фәрхәд Самедов, “Башэкотур” оешмасы директоры вазыйфасын башкаручы Альберт Харисов, “Башкортстанның махсус сакланучы табигать биләмәләре дирекциясе” җитәкчесе Марат Хәсәнов, Дәүләкән, Әлшәй, Бәләбәй һәм Бүздәк районнары хакимияте башлыклары “Аслыкүл курорт-паркы” туристик-рекреация кластерын оештыру һәм үстерү турындагы килешүгә кул куйды.