— Әлеге проект бөтен төбәкләрдә дә старт алды. Ул биш елга исәпләнгән һәм, нигездә, федераль бюджеттан финанслана. Башкортстан - бу җәһәттән иң зур сумма бүленгән төбәкләрнең берсе: бу максатларга федераль бюджеттан 860 миллион сум акча юнәлтелде, — дип белдерде Павел Качкаев.
Акча республика бюджетыннан да бүленә, халыктан да җыела. Әйтик, Совет районындагы әлеге ихатаны ремонтлау 3,2 миллион сумга төшәчәк. Шуның 80 проценты — федераль, 15 проценты республика бюджетларыннан финанслана, калганын халык җыеп тапшырган. Атап әйткәндә, әлеге ихата урнашкан Достоевский урамының 97/1 санлы йортында яшәүчеләр 170 мең сум акча җыйган. Ишек алды үзгәрәчәк: балалар мәйданчыгы төзеләчәк, автомобиль кую урыннары булачак. Бу эшләрне көзгә тәмамлау планлаштырыла.
Уфаның Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Җамалетдинов белдерүенчә, проект кысаларында районда 14 ихата төзекләндереләчәк. Республика буенча исә быел 354-370 ихата яңартылырга тиеш. Ә ил буенча андый ихаталар саны 19 мең тәшкил итә.
Алар янындагы йортларда яшәүчеләр ихаталарына беренче чиратта ни кирәклеген үзләре сайлый ала. Гомумән, алар ремонт эшләрен, сыйфатын контрольдә тотарга, ниндидер җитешсезлекләр ачыкланса, хәбәр итәргә тиеш.
Эдуард Сәетбатталов белдерүенчә, “Бердәм Русия” партиясе бүген 29 проектны гамәлгә ашыра. Тиздән “Театр һәм балалар” дип исемләнгән утызынчысы да эшләп китәчәк. “Болар барысы да сайлау алдыннан биргән вәгъдәләребезне тормышка ашыру җәһәтеннән башкарыла”, диде ул.