Агымдагы елда 1 миллион сумга пандуслар урнаштырылачак. Бу хакта “Торак-коммуналь хезмәтләр, транспорт белән тәэмин итү, Уфа халкының мохит һәм сәламәтлек торышын монитринглау” муниципаль программасында бәян ителә.
2013 елда йорт подъездларында 0,6 миллион сумга пандуслар урнаштырылса, 2014тә — 1,2 миллион сумга. Арытаба бу сумма 1,3 миллион сумга җиткерелә, узган елда исә 0,8 миллион сумга уңайлы пандуслар булдырылган.