- Заманның соңгы таләпләренә ярашлы итеп төзелгән “Океан”га яше-карты бик теләп йөри, - ди Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Гөлшат Маннанова. - Әлеге бассейнны төзү өчен республика бюджетыннан 108 миллион сумнан артык акча бүленде.
Биш йөзү юлы булган “Океан”да берьюлы 50гә якын кеше спорт белән шөгыльләнә ала. Яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә бассейнны үз итә икән. Лаеклы ялдагы кешеләр, хезмәт ветераннары, студентлар ярты хак кына түли, ә мәктәп укучылары бөтенләй бушка диярлек йөзеп кинәнә. Күрше районнардан килүче спорт сөючеләрне дә кабул итәләр. Шимбә, якшәмбе көннәрендә бөтен гаиләләре белән килеп ял итүчеләр дә бар.
- Йөзү буенча тренер вакансиясе әлегә буш, - ди спорт мәктәбе директоры. - Бассейныбызга эшкә килергә теләк белдерүче гаиләгә район хакимияте фатир вәгъдә итә.
Ачылган көннән башлап “Океан” бассейны 50 меңнән артык кешене кабул итеп өлгергән дә инде. Шуны да билгеләргә кирәк: “Океан”да хаклар, якын-тирәдәге башка бассейннарга караганда, күпкә арзанрак һәм ул быел, халык соравы буенча, җәйге чорда да эшен туктатмаган.