0 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
28 Мая 2018, 11:26

Бала тәрбияләүчеләр... ярлылар исемлегендә

Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан белдерүләренчә, илдә яшәү минимумыннан түбәнрәк эш хакы алучыларның 70 проценты бала тәрбияли.

Добавить в предпочтительные источники Google
Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин әйтүенчә, дөньяга килгән сабый гаиләнең матди хәленә зур йогынты ясый. Беренчедән, яңа гаилә әгъзасы барлыкка килсә, икенчедән, хатын-кыз вакытлыча эшли алмый.
Балалар бакчалары мәсьәләсе дә һаман тулысынча хәл ителмәгәнлектән, бу проблема берничә елга сузыла. Балигъ булмаганнар хокуклары буенча вәкилләр съездында Топилин яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтүне күз уңында тотучы башка программалар кирәклегенә дә басым ясады.