+2 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
7 Июня 2018, 21:00

Йөрәк җылысын – мохтаҗларга

Бүздәк психоневрология интернаты – социаль юнәлештәге иң эре оешмаларның берсе. Сергеевка авылында урнашкан интернатта даими рәвештә 118 кеше дәвалану үтә. Моннан тыш, аның бер бүлекчәсендә Благовар районының Пришиб авылында инвалид һәм өлкән яшьтәге 25 кеше тәрбияләнә. Аларны, нигездә, социаль өлкә белгечләреннән торган 92 кешелек коллектив хезмәтләндерә.

title
– Интернатта инвалидларны һәм өлкән яшьтә­ге­ләрне сәламәтлекләре буенча тернәкләндерү өчен барлык шартлар тудырыл­ган, – ди учреждение җи­тәкчесе Филүз Яппаров. – Хезмәтләндерү бүлмәләре заманча җиһазлан­дырыл­ган, без физиотерапия, дә­ва­лау физкультурасы алым­­­нарын кулланабыз, стоматология, процедура кабинетлары эшли. Көндә­лек көнкүреш өлкәсе дә бүгенге таләпләргә тулысынча җавап бирә, кер юу бүлмәләре, мунча бар. Барлык уңайлыклары булган ашханәдә алты тапкыр туклану оештырылган. Кыскасы, психоневрология интернаты социаль өлкәдә махсуслашкан учрежде-ниегә куелган барча та­ләпләргә җавап бирә.
Интернатның нәтиҗәле эшчәнлеге медицина-хез-мәтләндерү һәм социаль хезмәт белән тернәк­лән­дерү бүлекчәләренә бәйле. Анда бай тәҗрибәле бел-геч­ләр тупланган. Гомумән, учреждениенең төп эш юнәлешләре медицина һәм социаль реабилитацияне үз эченә ала.
Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның ялын оештыру максатында бай китап фондына һәм вакытлы матбугат басмаларына ия китапханә эшли. Ял бүлмәсе, шулай ук, музыка уен кораллары һәм өстәл, стена уеннары белән җи­һазландырылган.
Социаль хезмәт ярдә­мендә тернәкләндерү чиклә­рендә йорт яны хуҗа­лыгы алып бару аерым әһәмияткә ия. Монда хезмәт ярдә­мендә тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Интернатта яшәүчеләр бакчада эшли, түтәлләр казый, үз­ләре өчен кышкылыкка яшелчә-җи­меш әзерли. Әле­ге алымны куллану нәтиҗәсендә би­редә тәрбия­ләнүчеләр тулыканлы тормыш белән яши, бер үк вакытта, салын­ган хезмәтенең гамәли файдасын да күрә.
Учреждениедә тәрбия­ләнүчеләрне иҗатка җәлеп итү максатында төрле чаралар оештырыла, атап әйткәндә, әдәби-мәдәни кичәләр үткәрелә. Шунысы үзенчәлекле, интернатта тәрбияләнүчеләр район, зона һәм республика күлә­мендәге күмәк чара-бәй­рәмнәрдә актив катнаша, конкурсларда мактаулы урыннар яулый.

Фәнүр ГАМБӘРОВ.
Бүздәк районы.