Искесе авария хәлендә һәм заман таләпләренә җавап бирми, өстәвенә, барлык теләүчеләрне дә кабул итә алмый.
Маячный поселогы җитез социаль-икътисади үсеш биләмәсе резидентларының берничә зур предприятиесе өчен мәйданчыкка әверелде, шуңа ярашлы, торак пунктында социаль өлкәне дә үстерү мөһим. 150 урынлык яңа балалар бакчасын ачу бу юнәлештә беренче адым булачак, барлыкка килгән чиратны тулысынча бетерергә мөмкинлек бирәчәк.
Подрядчы “Капиталстрой” җәмгыяте төзелеш эшләрен ике елда тәмамларга ниятли. Объект Башкортстанның 100 еллыгына 100 объект программасы кысаларында төзелә.
(Фотосурәт “Башинформ” сайтыннан алынды).