-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
20 Августа 2018, 06:36

Этәй ФАПлы булачак!

Республикада социаль объектлар, шул исәптән, фельдшер-акушерлык пунктлары төзүгә зур игътибар бирелә. Бу максаттан быел - 29, киләсе елда - 32, 2020дә 33 яңа ФАП ачылачак.

Добавить в предпочтительные источники Google

Яңа ФАП Илеш районының Этәй авылында да төзеләчәк.
Медицина учреждениеләрен модернизацияләүгә республика бюджетыннан агымдагы елның беренче яртысында гына да 875, 4 миллион сум бүленгән. Республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Рафаэль Яппаровның әйтүенә караганда, бу максатка федераль бюжеттан да финанс бүленү күзаллана. "Якын арада республикада бер генә иске ФАП та калмаячак, барысы да яңартып корылачак", - диде министр урынбасары.