Алар Изге Болгар җире белән якыннан танышты, Казанның матур һәм истәлекле урыннарында булды, дөнья күреп, рәхәтләнеп ял итеп кайтты.
"Сәяхәт матур да, истәлекле дә булды, күңелдә онытылмаслык тәэссоратлар калдырды. Шушы сәяхәтне оештырган район Ветераннар советына, аның җитәкчесе Анатолий Романовка, "Башавтотранс" предприятиесенең Дүртөйле филиалы водительләренэ зур рәхмәтебезне җиткерәбез", - диде сәяхәткә баручылар.