+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
3 Октября 2018, 21:00

Пособие күләме артачак

Премьер-министр Рөстәм Мәрданов рәислегендә үткән Хөкүмәт Президиумы утырышында “Башкортстан Республикасында күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү турында” Законга үзгәрешләр кертү турында” закон проекты каралды.

Добавить в предпочтительные источники Google
– Социаль хезмәткәрләр көнен үткәрү нәтиҗәләре буенча Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов йөкләмәсен үтәү йөзеннән, әлеге закон проекты сигез һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә 600 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче акчалата түләүне күзаллый, – диде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. – Әлеге вакытта бу түләүләр балигъ булмаган тугыз һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә “ГАЗель” микроавтобусы урынына бирелә.
Утырышның икенче өлешендә мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова тәрбиягә бала алган һәм патронат гаиләләр турында законнарга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте.
Киләсе елның 1 гыйнварыннан тәрбиягә бала алу һәм патронат гаиләләрдә аларны карау-тотуга айлыйк пособиенең, мондый ата-аналарны бүләкләүнең, шулай ук, опека һәм попечительлеккә бирелгән балаларны карау-тотуга пособиенең күләмен 4 процентка арттыру планлыштырыла.
Әлеге максатларга чыгымнар 65,8 миллион сум тәшкил итәчәк. Бу акчалар “2019 елга һәм 2020-21 елларның план чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында” закон проектында каралган.
Тиешле үзгәрешләр республика парламентының якындагы утырышында каралачак.