Чираттагы план чорына бюджет документлары пакетын әзерләүне 25 октябрьгә тәмамлау планлаштырыла. Хөкүмәт тарафыннан хупланган документлар 1 ноябрьгә кадәр Дәүләт җыелышы-Корылтайга тикшерүгә кертү өчен Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовка тапшырылырга тиеш.
Салым һәм салым булмаган керемнәр җыелмасы, бюджет керемнәре динамикасын һәм бюджетның ел ахырына кадәр үтәлешенә бәя бирүне исәпкә алып, республиканың социаль-икътисади үсеш күрсәткечләренә нигезләнеп фаразланган.
Салым һәм бюджет законнарына кертелгән үзгәрешләргә, салым мөмкинлекләрен үстерүгә һәм бюджет керемнәрен арттыруга юнәлтелгән чараларга бәя бирелде.
Шулай итеп, республика бюджеты керемнәренең гомум күләме киләсе елда – 171,1 миллиард сум, 2020 елда – 175,9 миллиард сум, 2021 елда 183,6 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Бюджет чыгымнары структурасында арытабангы өч еллык чорга алдан планлаштырылган барлык социаль өстенлекләр сакланган һәм хәтта киңәйтелгән. Аларның якынча өчтән ике өлешен социаль әһәмияттәге чыгымнарга юнәлтү каралган.
Бюджет ассигнованиеләренең зур гына күләме респуб-ликаның максатлы инвестицион программасын гамәлгә ашыру өчен тотынылачак, дип фаразлана. Бу Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан объектлар төзүгә бәйле.
Республика бюджеты дефициты киләсе елда 20 миллиард сум күләмендә билгеләнгән (2020 елда 17 миллиард сумга кадәр һәм 2021 елга 10 миллиард сумга кадәр киметелә). Дефицитны финанслау чыганаклары тулы күләмдә билгеләнгән. Башкортстан дәүләт бурычына карата тотрыклы сәясәт алып баруын дәвам итә һәм шуңа күрә бурыч йөкләмәсе түбән булган субъектлар исәбенә керә.
– Барлык өстәмә керемнәр республиканың үсеш стратегиясе өстенлекләрен тормышка ашыруга, беренче чиратта, төбәк халкының яшәү шартларын яхшыртуга юнәлтеләчәк. Сүз сыйфатлы сәламәтлек саклау, мәгариф, халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү турында бара. Бу статьяларга бюджет чыгымнары сизелерлек арттырыла: һәр өлкәгә якынча 5әр миллиард сум, – диде Премьер-министр.
Үз хәбәрчебез.