-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
24 Октября 2018, 21:00

Ярдәм булачак!

Премьер-министр Рөстәм Мәрданов Хөкүмәт Президиумы утырышы үткәрде. Анда мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова аз тәэмин ителгән күпбалалы гаи­ләләрдә тәрбияләнгән укучы балаларны түләүсез туклану, мәктәп формасы яисә аны алыштыручы кием комплекты, беренче сыйныф укучыларын уку кирәк-ярагы белән тәэмин итү буенча социаль ярдәм программасына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Шулай ук, ул балалар өчен Мәгълүмат хәвефсезлеге концепциясен гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Арытаба утырышта кече һәм урта эшкуарлык субъектларына республика бюджетыннан Евразия Икътисади берлеге илләре территориясендә җитештерелгән урман әзерләү, урман хуҗалыгы, янгынга каршы һәм урман ташу техникасы сатып алуга чыгымнарны каплатуга субсидия бирү тәртибе расланды.
Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры Алексей Карпухин белдерүенчә, әлеге максатларга тотынылган чыгымнарның 30 процентына кадәр каплату мөмкин булачак.
Дәүләт ярдәме алуга урман әзерләү, аны эшкәртү һәм агач эшләнмәләр җитештерү өлкәсендә ике ел эшчәнлек алып барган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары дәгъва итә ала.
Утырыш ахырында күн эшләнмәләр, тегү һәм туку предприятиеләренә Башкортстанда җитештерелгән чимал сатып алуга республика бюджетыннан субсидия бирү тәртибе расланды.
Алексей Карпухин сүзләренә караганда, узган елда субсидия алган җиңел сәнәгать предприятиеләре агымдагы елның тугыз ае йомгаклары буенча сәнәгать җитештерүе үсешен күрсәтте. Чималга тотынылган чыгымнарның 50 процентына кадәр кире кайтару өчен субсидия юнәлтү тәкъдим ителде.

Үз хәбәрчебез.