Әлеге чарада төбәкнең киләсе елларга социаль-икътисади үсеше фаразлары һәм бюджет сәясәтенең төп юнәлешләре билгеләнде. Әле федераль дәрәҗәдә Русия Президентының “май указын” гамәлгә ашыру максатында эшләнгән 12 гомумдәүләт проекты раслана. Фаразларга килгәндә, быел тулай төбәк продуктының ике процентка артуы көтелә. Киләсе өч елда ул 2,4-3,4 процентка кадәр үсәчәк. Бу уртача Русия күрсәткеченнән югарырак. Сәнәгать җитештерүендә, төзелештә, авыл хуҗалыгында, сәүдәдә күрсәткечләр ел саен артып килә. Ләкин инвестицияләр җәлеп итү, торакны сафка кертү, халык кереме буенча бу саннар түбән тәгәри.
Финанс министры вазыйфасын башкаручы Лира Игътисамова белдерүенчә, киләсе ел бюджеты 20 миллиард сум дефицит белән планлаштырылган: керемнәр — 172,2, чыгымнар 192,2 миллиард сум тәшкил итәчәк. Федераль бюджет субсидияләре — 35, салым һәм салым булмаган керемнәр 138,2 миллиард сум булыр, дип көтелә.
Бюджетның өчтән ике өлеше социаль өлкәгә юнәлтеләчәк. Сәламәтлек саклауга 74 миллиард сум бүленәчәк, шуның 7 миллиарды социаль хәвефле (туберкулез, ВИЧ, психик һәм наркоавырулар) чирләрне ачыклау һәм дәвалауга тотынылачак. Льготникларга һәм сирәк очрый торган авыруларга дучар булучыларга 2 миллиард сум каралган. Шунысы куанычлы: бу сумма, быелгы белән чагыштырганда, 700 миллион сумга артыграк. Ә быел әлеге авыруларның дару ала алмый ничек интегүләрен яхшы беләбез.
Хезмәт хакы фондына 90 миллиард сум юнәлтелә. Авыл хуҗалыгы, быелгы белән чагыштырганда, азрак финансланачак — 5,6 миллиард сум. Лира Игътисамова моны быел техника һәм токымлы мал сатып алуга зур сумма бүленүе белән аңлатты.
Премьер-министр Рөстәм Мәрданов бюджет проектын хупларга тәкъдим итте, аның буенча күп тапкыр фикер алышулар үтүен билгеләде. Элекке елларда бюджетка бу кадәр дефицит салынмаса да, быел ул резервлар белән тәэмин ителгән, алар социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлтелә ала.
Радий Хәбиров бюджетның социаль юнәлешле булырга тиешлеген, ә өстәмә керемне федераль Хөкүмәт белән тыгыз бәйләнештә эшләп табарга мөмкин икәнлеген ассызыклады.