+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
25 Октября 2018, 21:00

Үзәктә – Аналар һәм балалар

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфа һәм Башкортстанның Баш раввины Дан Кричевский белән очрашты һәм Яһүдләр милли-мәдәни үзәгендә булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Анда төбәк җитәкчесе гыйбадәтханә эшчәнлеге һәм изге кулъязмалар белән танышты.
Арытаба Радий Хәбиров “ОР Авнер” мәктәбе үзәгендә урнашкан сыйныфларны, “Бейт Борух” балалар бакчасын карады. Бирегә төрле милләт балалары йөри. Һәр сыйныфта унар бала шөгыльләнә. Алар инглиз, башкорт, иврит һәм урыс телләрен өйрәнә. Укучылар өчен озайлы көн төркемнәре дә каралган.
Балалар бакчасында 15 сабыйга исәпләнгән дүрт төркем эшли. Дан Кричевский билгеләвенчә, Ходай сабыйларның догасын кабул итә. Шуңа күрә ул балалардан Радий Хәбировка эшчәнлегендә уңышлар теләвен үтенде.
Төбәк җитәкчесе үзәктә урнашкан бассейн эшчәнлеге белән дә танышты. Бирегә теләге булган һәркем йөри, шул исәптән бассейнда күренекле йөзүчеләр – дөнья чемпионы Богдан Мозговой һәм күпсанлы ярышлар, Русия кубоклары призеры Никита Тимербаев шөгыльләнә.
Психик авыруы булган улын тәрбияләүче Наталья ханым Сорог Радий Хәбировтан инвалид бала булган гаиләләргә тиешле җир участогын алуда ярдәм итүен сорады. Гаилә 6 ел инде чиратта тора, шулай ук, ике ел буе торакка мохтаҗ гаилә буларак исәпләнә.
Радий Хәбиров үзенчәлекле балалар проблемалары турында җентеклерәк сөйләшү өчен аны очрашуга чакырды.
— Бу мәсьәләләрне шундук хәл итеп булмый. Әмма моның өчен мин барлык көчемне салачакмын. Аналар һәм балалар — минем игътибар үзәгендә булачак, — диде төбәк җитәкчесе.
Соңыннан Радий Хәбиров түләүсез хәйрия ашханәсен, стоматология кабинетын карады һәм яһүдләр берлеге вәкилләре белән аралашты. Баш раввин аңа ата-аналар өчен пансионат һәм Церебраль паралич авырулы балаларны үстерү үзәге төзү планнары турында сөйләде.

Үз хәбәрчебез.