+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
10 Ноября 2018, 09:09

Мәчетледә күпбалалы гаиләләр бистәсе төзеләчәк

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бүген эш сәфәре белән Мәчетле районында.

Добавить в предпочтительные источники Google
Мәчетле районы хакимияте башлыгы Әнис Әсәдуллин республика җитәкчесен Олы Устьикин авылында төзеләчәк "Восточный" микрорайоны белән таныштырды.

Биредә 404 җир участогы бүленгән. Шуның 283е - күпбалалы, 8е - инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә, 35е - яшь гаиләләргә.

Төзелеш эшләре, су һәм газ кертү мәсьәләләре хәл ителмәгәнлектән, тукталган булган. Радий Фәрит улы төзелешне тиз арада җанландыру кирәклеген ассызыклады.

Шулай ук, Радий Хәбиров 800 урынга тәгаенләнгән балалар бакчасы төзү проекты белән танышты һәм, биредәге гимназиягә кереп, укучылар белән аралашты.