Министрлык белгечләре һәр район өчен гаилә сәясәтенең төп күрсәткечләрен чагылдырган социаль карталар булдырды. Анализлау барышында ачыкланган проблемаларны бетерү максатында һәр муниципалитет өчен юл карталары һәм хакимият башлыклары белән тиешле килешүләр төзелде.
Моннан тыш, Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты белән берлектә төрле социологик тикшере-нүләр, сораштырулар үткәрелде.
Болар барысы да республика территориясендә 2019 елда башланачак 2025 елга кадәр дәүләт гаилә сәясәте концепциясенең икенче этабын гамәлгә ашыру нигезенә ятачак.
Киләсе елда майда Уфада Бө-тенрусия Гаилә форумы үткәрү планлаштырыла. Ә быел республикада игълан ителгән Гаилә елындагы яңалыкларга килгәндә, ата-аналарга телефон буенча түләүсез психологик ярдәм күрсәтү хезмәте оештыру, майда “Гаилә атнасы” үткәрү, аның кысаларында һәр көнне төрле ак-цияләр, “Бәхетле сәгать” (Халыкара гаилә көнендә эш сәгатен 1 сәгатькә кыскарту), “Әти-әниеңә шалтырат”, “Без гаилә елында өйләнештек” кебек акцияләр уздырылды.
Халыкара гаилә көнендә Баш-кортстанның гаилә порталы эшен башлады. Бу интернет-ресурста ата-аналар һәм балалар өчен иң актуаль мәгълүмат урнаштырыла. Интернет челтәрендә гаилә психологиясе, тәрбия мәсьәләләре буенча даими видеоязмалар күрсәтелә, белгечләр тәкъдимнәре куела.
Быел узган II республика ата-аналар форумы да зур кызыксыну тудырды. Анда 600дән артык вәкил катнашты.
Республика халкы һәр айның соңгы шимбәсендә үткәрелгән “Гаилә ял көннәре”н дә түземсезләнеп көтеп ала. Моннан тыш, “Гаилә” үзәкләре бүлекчәләре нигезендә берьюлы ике яисә өч нарасый туган гаиләләр өчен балалар товарларын прокатка алу хезмәте ачылган.
Быел гаиләләрне иң илһамландырганы “Үрнәк ал!” конкурсы булгандыр. Социаль яктан актив гаиләләр өчен тәгаенләнгән бу бәйге Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә старт алды.
Шул ук вакытта быел республикада балалы гаиләләргә берьюлы ике социаль пособие төре гамәлгә кертелде. Болар: агымдагы елда туган (уллыкка алынган) беренче бала өчен — 8892 сум, өченче һәм аннан соңгы бала өчен 8993 сум күлә-мендә акча түләүне күздә тота.
Тәүгесе — ил Президенты тәкъ-дим иткән алты төр яңа социаль ярдәмнең берсе. Аның белән беррәттән, исемлеккә быел икенче яисә өченче бала туганда ипотека ставкасын киметү, ана капиталын 2021 елга кадәр озынайту, аны куллану мөмкинлекләрен киңәйтү, шулай ук балалар поликлиникаларын җиһазлау һәм балалар бакчаларына чиратларны киметү дә керә.
Икенче пособие республика өченче яисә аннан соңгы бала туган очракта гаиләләргә федераль бюджеттан айлык акчалата түләүгә субсидия алган төбәкләр исемлегенә кертелгәннән соң түләнә башлады.
Бала туган гаиләләргә финанс ярдәм күрсәтү киләсе алты елда активлашачак, чөнки Президентның “май указы”н гамәлгә ашыру максатында шундый исемле федераль проект эшләнгән, ул үзе зуррак булган “Демография” дәүләт проекты кысаларына керә.
Әлбәттә, гаилә иминлегенең төп нигезе — даими хезмәт хакы. Эш булса, матди хәл дә тотрыклы булачак. Социаль киеренкелекне кисәтүнең бер төре буларак, республикада кыскарту куркынычы янаган хезмәткәрләрне алдан укыту программасы эшләп килә. Мәшгульлек үзәкләрендә эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплы кешеләр билгеләнгән. Аларның бурычы — җитәкчеләр белән бәйлә-неш булдыру, мәшгульлек үзәге күрсәткән хезмәтләр белән таныштыру, хезмәт базарындагы хәл турында мәгълүмат бирү һәм берлек-тәге эш механизмын әзерләү.
Шулай ук мәшгульлек үзәкләре субсидия бирү юлы белән эшкуар булырга теләүчеләргә үз эшен ачарга ярдәм итә.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.