Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 1 июльгә кадәр халыкны эш белән тәэмин итү үзәге стандартын эшләргә һәм расларга тиеш.
Ул бүлмәләргә, эш регламентына, яңадан укыту һәм аларның хезмәткәрләрен мотивацияләү программаларына бердәм таләпләрне билгели.
Мәшгульлек үзәкләре биналарын ремонтлауга, эш урыннарын җиһазландыруга һәм хезмәткәрләрне укытуга төбәкләр акчаны федераль бюджеттан алачак. 2019 елда бер төбәкнең мәшгульлек үзәкләрен модернизацияләүгә чыгымнары уртача 39,5 миллион сум тәшкил итәчәк.
Башкортстаннан тыш, тәҗрибә үткәрелүче төбәкләр исемлегенә Тула, Төмән, Белгород, Калуга, Рязань, Саратов, Свердловск, Самара, Түбән Новгород өлкәләре, Татарстан, Мордовия, Чувашстан, Краснодар, Пермь һәм Ставрополь крайлары керде.