Район Ветераннар советының шушы көннәрдә үткән чираттагы пленумында оешманың узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, алга бурычлар билгеләнде. Пленумга ветераннар белән бергә социаль тәэминат учреждениесе җитәкчеләре, авыл хакимияте башлыклары һәм старосталары да чакырылган иде.
— Узган елда төп эшчәнлек “Сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары оешмалары ветераннары турында”гы Законның үтәлешен контрольдә тотуга юнәлтелде, — диде чыгышында район Ветераннар советы рәисе Анатолий Романов.
Ветераннар советы эшен — район хакимияте, мәдәният һәм социаль тәэминат учреждениеләре, урыннарда авыл хакимиятләре белән тыгыз бәйләнештә оештыру яхшы нәтиҗәләр бирә. Төрле бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар тантаналы рәвештә билгеләнә. Үзәкләштерелгән район китапханәсе каршындагы “Ветераннар” һәм “Илһам” әдәби клублары, районның “Маяк” гәзите, Илеш телевидениесе бу җәһәттән бик зур эш башкара. 50, 60 һәм аннан да күбрәк еллар тигез гомер иткән парлар, хөрмәтле ветераннар хакындагы материаллар халыкка җиткерелеп бара. Үткән елда Яркәй авылы биләмәсендә, мәсәлән, Мөхәммәтовлар, Нуретдиновлар, Локмановлар, Аетовлар, Камаловлар, Шәрәфетдиновлар һәм Хәсбетдиновлар гаиләләре тәбрикләнде. Бу — үз чиратында, яшьләр арасында яхшы тәрбия чарасы да. Район Мәдәният сарае каршында оешкан ветераннарның халык хоры, “Илеш” ветераннар клубы да утыз елдан артык уңышлы эшләп килә. Укучы яшьләр белән очрашулар оештыру, шимбә, якшәмбе өмәләрендә, халык яшәгән тирәлекне төзекләндерүдә актив катнашу да өлкәннәр өчен матур традициягә әйләнгән.
Анатолий Романов үткән елда район үзәгендә тыл эшчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына багышлап куелган һәйкәл хакында да телгә алды. Бу мөһим эш Ветераннар советы башлангычы белән гамәлгә ашырылды, акча җыю өчен ветераннарга һәм райондашларга мөрәҗәгать иткәннәр. Моны күпчелек өлкәннәр хуплап каршы алды һәм булдырылган кадәр өлеш кертте. Күмәк көч яу кайтара, дигәндәй, Югары Яркәйнең үзәк мәйданындагы Дан монументы белән янәшә бронзадан һәйкәл калкып чыкты.
Өлкән яшьтәгеләрнең ялын файдалы итү максатында шахмат, шашка һәм бильярд турнирлары, марафоннар уздыру, Болгар һәм Казан шәһәрләренә туристик сәяхәт оештыру һәм башка чаралар да районда ветераннар хакындагы хәстәрлекнең бер мисалы булып тора. Күләмле чараларны гамәлгә ашыруда һәрвакыт район хакимияте ярдәмгә килә.
Район инвалидлар оешмасы рәисе Фәвис Гарифуллин үзенең отчетында районда мөмкинлекләре чикле кешеләр хакында һәм авыл биләмәләре хакимиятләре белән берлектә район хакимиятенең даими хәстәрлек күрүен билгеләде. Бүген районда 2921 инвалид яши. Шуларның 226сы — беренче, 1415е — икенче төркемгә караган инвалидлар. Шул исәптән 111 инвалид бала яши.
Пленумда район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинның катнашуы һәм чыгыш ясавы чарага аеруча эшлеклелек өстәде һәм өлкән яшьтәгеләрне кызыксындырган бик күп сорауларга тулы җаваплар алырга мөмкинлек бирде. Илдар Иршат улы районның икътисади үсешенә тукталды. Район басуларында яхшы сыйфатлы иген үстереп, җыелган ашлыкның бер өлешен чит илләргә дә сатуга ирешү үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Республика Хөкүмәте ярдәме белән терлекләр санын арттыру, файдаланылмый яткан җирләрне чәчү әйләнешенә кертү районда авыл хуҗалыгын эзлекле рәвештә күтәрүнең ачык мисаллары булып тора. Перспектив планнар районда халыкка эш урыннары булдыруга, тормыш-көнкүрешне яхшыртуга йөз тотып гамәлгә ашырыла. Авылларда фельдшерлык пунктлары, мәдәният учаклары, балалар бакчалары төзү, юлларны һәм урамнарны ремонтлау юнәлешендәге эшне активлаштыру да район хакимиятенең игътибар үзәгендә.
Үзәк район дәваханәсе баш табибы Резеда Гатауллина, республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалы директоры Рафаил Гатауллин, “Гаилә” районара учреждениесе директоры Гөлшат Тимашеваның чыгышлары аерым мәсьәләләргә ачыклык кертте. Сугыш ветераны Хәнәфи Шәһәбетдинов, башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчеләре Бишкурайдан Марат Баянов, Йонныдан — Наил Рәхмәтуллин, Сүлтедән авыл старостасы Муса Вәлиев авыллардагы аерым проблемаларны билгеләп үттеләр.
Гөлфинә СӘЛИМОВА,
Илеш мәгълүмат үзәгенең Ветераннар советы рәисе.