Башкаланың Максимовка бистәсендә авыр хәлдә яшәүче Тоня әбинең, түзәр хәле калмагач, урамга чыгып ашарга сораганы турындагы хәбәр социаль челтәрләргә таралгач, аңа ярдәм итәргә теләүчеләр күп булды. Әбекәй тешләр куйдырып та җибәрергә булган!
Моңа башкаланың бер стоматология клиникасы алынган, тешләрне бушлай куячаклар.
Тоня әбинең 18 июльдә туган көне. Ирекмәннәр шушы көнгә аның йортын төзекләндерергә ниятли. Хәтта аның этенә дә яңа оя булачак.
Әби һәм аның инвалид улына китерелгән азык-төлек яңа суыткычка гына сыярлык түгел. Шуңа күрә аның бер өлеше балалар йортына озатылган.
Ирекмәннәр акчалата ярдәм кабул итми, ярдәм күрсәтүчеләрне шунда ук төзелеш материаллары кибетенә алып китә.
Тоня әбекәй хәзер капка төбендә ачлыктан елап утырмый, ә җырлар җырлый, ярдәм итүчеләргә Ходайдан сәламәтлек сорый.