Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров мөмкинлекләре чикле балаларның ата-аналары һәм мондый гаиләләргә ярдәм итүче коммерциягә карамаган оешмалар вәкилләре белән очрашты.
“Түгәрәк өстәл” форматында мондый балаларга ярдәм инфраструктурасын формалаштыру һәм үстерүгә кагылышлы Радий Хәбиров куйган бурычларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар. Шул исәптән “Салют” балалар шифаханәсе реконструкцияләнә һәм аның базасында күпфункцияле дәвалау-белем бирү үзәге барлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта проект-смета документларын әзерләү бара.
Шулай ук, Башкортстан бюджетыннан мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналарга акчалата сертификатлар бирү өчен 63 миллион сум акча бүленәчәге әйтелде.
Радий Хәбиров фикеренчә, мондый сертификатларны бирү андый балалар тәрбияләнгән гаиләләрнең генә түгел, әлеге хезмәтләрне күрсәтү белән шөгыльләнүче җәмгыятьләрнең дә мөмкинлекләрен киңәйтә.
– Мин бу эшнең башкарылуы һәм бездә мөмкинлекләре чикле балаларга юлламалар бирү процессы белән канәгать түгел. Минемчә, юлламалар саны бик аз. Республиканың шифаханәләр фондында 8500 урын бар, аларның 10 процентын шундый балалар булган гаиләләргә бүлеп бирергә мөмкин булыр иде. Башкортстан шифаханәләрендә алар бөтен төр хезмәтләрне дә алырга тиеш, — дип белдерде Радий Хәбиров.