Пенсия фондын кызга тиешле акчаны бирергә суд мәҗбүр иткән.
Кемерово өлкәсендә ятим калган баланың опекуны прокуратурага мөрәҗәгать иткән.
Пенсия фонды хезмәткәрләре әнисе үлгән сабыйга ана капиталын бирүдән баш тарткан. Бала хокукларын яклауда прокурор ярдәмгә килгән.
Прокурор тикшерү үткәргәннән соң, кызның әнисе исән чагында икенче бала тууга бирелә торган сертификатны алмавы ачыклана. Закон буенча, варис булып калучы балалар ул акчаны алырга хокуклы, ә Пенсия фонды хезмәткәрләре моңа күз йомган.
Суд Русия Пенсия фондын балигъ булмаган балага ана капиталын бирергә мәҗбүр иткән.