Әти-әниләрне төрле инстанцияләргә “куарга” түгел, ә мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итәргә кирәк иде, ди Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Раил Әсәдуллин.
Уфаның бер мәктәбендә күпбалалы гаиләләр мәктәп формасы өчен компенсация алганда проблемага юлыккан. Уку йортында алардан положениедә каралмаган өстәмә документлар таптырганнар.
“Бердәм Русия” партиясенең “Яңа мәктәп” проекты төбәк координаторы, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Раил Әсәдуллин фикеренчә, андый “кирәк булмаган инициатива” күпбалалы гаиләләрдә балалар тәрбияләүдә булган проблемаларны тагын да катлауландыра. Аның фикеренчә, мәктәп артык документлар таләп итәргә тиеш түгел.
— Җитәкчелеккә һәрвакыт закон буенча эш итәргә кирәк. Ә бу очракта әти-әниләрне төрле инстанцияләргә “куарга” түгел, ә мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итәргә кирәк иде, — ди Раил Әсәдуллин.
Уфада яшәүчеләрнең мондый проблемага дучар булуы турында матбугат чараларында басылган иде. Раил Әсәдуллин әлеге мәсьәләне хәл итү өчен мәктәп җитәкчелеге һәм Мәгариф министрлыгы юристлары белән элемтәгә чыккан. Ата-аналар һәм педагоглар компенсация бирү тәртибе турында аңлатма алган.
Шулай ук, проектның Иҗтимагый советы әгъзалары шундый ук проблемага очраган күпбалалы әниләр белән элемтәгә кергән. Нәтиҗәдә, килеп туган конфликт хәл ителгән. Якын арада ата-аналар үзләренә тиешле компенсацияне алачак.