+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
21 сентябрь 2019, 15:40

Бер җылы сүз җитә...

Башкортстан бүгенге көннән илнең күп кенә төбәкләрендә старт алган «Мөмкинлекләр тигезлеге» Бөтенрусия акциясенә кушылды. Республика халкына хәйрия проектына кушылуны сорап Башкортстан башлыгының тормыш иптәше Каринэ Хәбирова мөрәҗәгать итте.

Башкортстан бүгенге көннән илнең күп кенә төбәкләрендә старт алган «Мөмкинлекләр тигезлеге» Бөтенрусия акциясенә кушылды. Республика халкына хәйрия проектына кушылуны сорап Башкортстан башлыгының тормыш иптәше Каринэ Хәбирова мөрәҗәгать итте.
"Максат гади — җәмгыятьнең «үзенчәлекле» кешеләргә мөнәсәбәтен үзгәртү, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр булсынмы ул, яки катлаулы тормыш хәлендә булган кешеләрме, әллә гениальме, сезгә тышкы яктан охшамаган... кыскасы, сездән ни белән дә булса аерылып торучылар!Акциягә кушылыгыз! Моның өчен бер көн яки сәгатьне шундый беркемгә дә охшамаган, әмма безнең игътибар һәм ярдәмгә мохтаҗ кеше белән үткәрү дә җитә... Ә бәлки, киресенчә, Сез андый кешеләрдән энергия туплыйсыздыр, һәм иң мөһиме, «үзенчәлекле» кешеләргә башкача карагыз...» - дип язган Каринэ Хәбирова социаль челтәрләрдә.
Бу елның апрелендә Башкортстан Хөкүмәте белән «Мөмкинлекләр тигезлеге» Хәйрия фонды арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
"Башкортстан хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйган Русия Федерациясенең 11нче субъекты булды, - дип шәрехләде ул вакытта Фонд президенты Елена Ульянова. - Документ безгә Башкортстанда да, шулай ук илнең башка төбәкләрендә дә гамәлгә ашырыла торган, фонд белән хезмәттәшлек итүче уңышлы проектлар белән алмашырга мөмкинлек бирә".
«Мөмкинлекләр тигезлеге» фонды программасы инклюзия мәсьәләләре буенча 13 меңнән артык белгечне берләштерә. Проект Global Hundred бәяләве буенча дөньяның иң яхшы 100 белем бирү инновациясенә кергән.
Читайте нас