+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
21 сентябрь 2019, 15:43

Софьяның әнисенә - пиар, балага операция кирәкме?

Башкортстан җитәкчелеге Стәрлетамак районының Алатан авылында яшәүче ике яшьлек Софьяны федераль үзәктәге профильле медицина учреждениесенә юлламакчы. Моның өчен аны дүшәмбе үк Уфага алып киләләр.

Башкортстан җитәкчелеге Стәрлетамак районының Алатан авылында яшәүче ике яшьлек Софьяны федераль үзәктәге профильле медицина учреждениесенә юлламакчы. Моның өчен аны дүшәмбе үк Уфага алып киләләр.
Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы Илдар Газизов язганча, Софьяга ай саен 23,6 мең сум инвалидлык буенча пенсия түләнә, әтисенең хезмәт хакы 20 мең сум, гаиләнең шәхси хуҗалыгы бар. Моннан тыш, баланың шәхси исәбенә 182 мең сум акча күчерелгән. Алар акчасыз утырмый, диясе килә түрәнең. Бу хакта "Горобзор" яза.
Әмма эш акчада гынамы икән? Урындагы җитәкчелек, табибларның битараф булмавы мөһимрәктер. Балага янә инвалидлык алыр өчен, аны Уфага алып килеп, тиешле белгечләргә күрсәтергә кирәк. Мондый үзенчәлекле баланы юлда йөртүне кем ничек күз алдына китергән?
Ничек кенә булмасын, баланың әнисенә пиар кирәк булган дию белән килешүе читен. Беркем дә аның урынында үзен күз алдына китерәсе килмәс иде. Мәсьәләне республика күләменә чыгарасы килмәгәч, үзең яшәгән, эшләгән урында игътибарлырак булу да җитәдер, бәлки.
Читайте нас