+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
22 сентябрь 2019, 05:53

Пенсия алды яшендәгеләргә нинди ташламалар каралган?

Пенсия алды яшендәге кешеләргә өч төрле льгота каралган: пенсия алды яше чикләре үзгәрү белән бәйле яңа федераль ташлама, федераль салым ташламасы һәм төбәк ташламалары.

Пенсия алды яшендәге кешеләргә өч төрле льгота каралган: пенсия алды яше чикләре үзгәрү белән бәйле яңа федераль ташлама, федераль салым ташламасы һәм төбәк ташламалары.
Ташламалар төрле яшьтән бирелә башлый. Яңа федераль ташламаларны пенсия яше җиткәнче биш ел алдан бирәләр. Быел хатын-кызларның пенсия алды яше - 51 яшьтән, ир-атларныкы 56 яшьтән исәпләнә. Бу ташламада диспансерлау өчен ике көн түләүле ял, эшсезлек өчен яшәү минимумы күләмендә пособие, яңадан уку, квалификацияне күтәрү керә.
Моннан тыш, әлеге яшьтәге кешеләрне эштән җибәргән яки пенсия алды яше булу сәбәпле эшкә алудан баш тарткан өчен җаваплылык кертелә.
Федераль салым ташламалары 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар өчен каралган. Алар 6 сутыйга - җир салымыннан, 50 квадрат метрга кадәр мәйданда йорт, капиталь бина, гараж өчен милек салымыннан азат ителә. Әгәр мәйдан бу саннан артса, артык өлеш өчен салым түлисе була.
Төбәк ташламалары 55 яшьтән узган хатын-кызларга, 60 яшьтән узган ир-атларга карала. Болай да ташламалы булган төбәкләр - мәсәлән, Ерак Төньяк, бу исемлеккә керми. Чөнки анда кешеләр болай да алданрак пенсиягә чыга. Әлеге ташламалар буенча шәһәр һәм тимер юл транспортына, капремонт һәм коммуналкага түләүләр өчен ташламалар була. Бу кешеләр ял итәргә барганда курорт җыемын да түләми.
Читайте нас