+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
25 сентябрь 2019, 10:53

Софья Мәскәүгә очачак, ә кайткач ике бүлмәле фатирда яшәячәк

Аппер синдромы ачыкланган Соня Гыйззәтуллинага Мәскәүдә бушлай операция ясыйлар.

Аппер синдромы ачыкланган Соня Гыйззәтуллинага Мәскәүдә бушлай операция ясыйлар.
Бу хакта бүген республика Башлыгы каршындагы Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе әгъзасы Динар Зәйнуллин Facebook битендә хәбәр итте. Ул шулай ук кыз өчен балалар бакчасында урын әзерләнүен, ә аның гаиләсенә ике бүлмәле фатир биреләчәген хәбәр итте.
Динар Зәйнуллин хәбәр итүенчә, балага элегрәк операция ясалырга тиеш булган, чөнки ул моңарчы Республика балалар дәваханәсендә дәваланган, тик «ачыкланмаган сәбәпләр аркасында» Питерга операциягә эләкмәгән. Хәзер кызны бюджет акчасы исәбенә Мәскәүдә тикшерәләр.
Ул, шулай ук, Стәрлетамактан ерак түгел урнашкан Мебельная бистәсендә Гыйззәтуллиннар гаиләсенә ике бүлмәле фатир биреләчәк, дип аңлатты. Динар Зәйнуллин Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы Әнвәр Габдрәфыйковка сылтама белән фатирның район хакимияте балансына күчереләчәге, ә соңыннан гаиләгә милек итеп биреләчәге турында хәбәр итте.
Яхшы хәбәрләре өчен рәхмәт аңа!
Читайте нас