Шәһәр һәм районнарда коммуналь хезмәтләр ихата, урам һәм юлларны кардан чистартуга кичекмәстән әзер булырга тиеш. Республика Хөкүмәтендәге атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шундый бурыч куйды.
Хәзерге вакытта ихата һәм урамнарны тузаннан һәм пычрактан чистартуга көн саен 1 577 берәмлек техника һәм 3 меңнән артык ихата җыештыручылар җәлеп ителә. Быел тагын 80 данә махсус техника сатып алынган. Әмма техника шактый тузган. Шул ук вакытта, коммуналь хезмәтләрнең кышка әзерлек дәрәҗәсе бүген 65 процент тәшкил итә.
– Республика бер ел эчендә коммуналь техниканы тулысынча алыштыра алмый, яңасын даими сатып алачакбыз, – диде Радий Хәбиров. - Муниципалитетларны бу яктан ныгытачакбыз. Халык бозлавыкта аяк сындырырга тиеш түгел.
Боз һәм кардан чистарту өчен Уфа шәһәре хакимияте "Бионорд" махсус катнашмасын сатып ала. Башкортстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Тимур Мөхәммәтҗанов билгеләвенчә, юлларны чистарту өчен нәтиҗәле ком-тоз кушылмасын куллану өчен башка шәһәрләр тәҗрибәсе өйрәнелде.
- Җәйге сезон начар узмады. Уңай фикерләр күп, шәһәр чистарак булды, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Шуңа күрә киләсе кышны да әйбәт итеп үткәрергә кирәк. Моңа бик җитди әзерләнергә кирәк.