+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
1 октябрь 2019, 15:34

Күчемсез милекнең 90 проценты федераль мәгълүмат системасына кертелде

Башкортстанда 3,3 миллион җир участоклары һәм капиталь төзелеш объектлары федераль мәгълүмати адрес системасына кертелгән, бу ФИАСка кертелергә тиешле күчемсез милекнең гомум күләменең 90 процентын тәшкил итә.

Башкортстанда 3,3 миллион җир участоклары һәм капиталь төзелеш объектлары федераль мәгълүмати адрес системасына кертелгән, бу ФИАСка кертелергә тиешле күчемсез милекнең гомум күләменең 90 процентын тәшкил итә.
Бу хакта Башкортстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазыйфасын башкаручы Олег Полстовалов республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Шулай итеп, ел башыннан республикада ФИАСны тулыландыру 31 процентка арткан. Шул ук вакытта системада күрсәтелгән җир участоклары - 5,5, биналар - 4, капиталь төзелеш объектлары 1,3 тапкыр арткан.
Алга таба, министр вазыйфасын башкаручы сүзләренә караганда, ФИАС мәгълүматлары салым белән идарә итү сыйфатын күтәрү өчен күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестры базасы белән туры китереләчәк. Моның өчен ФИАС объектларына кадастр номерлары биреләчәк. Бу эш 50 процентка үтәлгән инде. Моннан тыш, Олег Полстовалов яңа күчемсез милек объектларын да исәпкә алырга кирәк, дип билгеләп үтте.
Төбәк җитәкчесе Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективына һәм муниципалитетлар башлыкларына югары эш темплары өчен рәхмәт белдерде.
– Без бу эшкә җитди тотындык. Эшнең төп өлешен ел ахырына кадәр төгәлләргә кирәк. Декабрьдә без ФИАС турында йомгаклау мәгълүматын тыңлыйбыз. Бу мәгълүматлар салым базасын формалаштыра һәм ахыр чиктә гражданнарыбызның тормыш сыйфатында чагылыш таба, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Читайте нас