Алай булса, кем генә пенсия алыр икән соң ул?
Актер, блогер Станислар Садальский "Инстаграм" челтәрендә Елена Малышеваны алдакчы дип язган. Күптән түгел Малышева, Русиядә кешеләрнең гомер озынлыгы арта, дип әйткән. Һәм, пенсия яшен 67 яшькә җиткерергә кирәк, дип белдергән.
Садальский Малышевага тынычланырга тәкъдим итә һәм халыкны алдаудан туктарга чакыра.
Әйтергә кирәк, Малышеваның соңгы ике тапшыруы рейтингта азактагы урыннарда.
Шулай ук, Садальскийның подписчиклары Малышевага тизрәк пенсия китәргә киңәш итә. Башка кешеләр тарафыннан да Елена Малышеваның тәкъдимнәре хупланмады.