“РИА Новости” хәбәр итүенчә, бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен икеләтә хезмәт хакы түләнмәгән очракта нинди ысуллар белән көрәшергә мөмкин булуы турында Русия Дәүләт думасында сөйләгәннәр.
Думаның Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты башлыгы Ярослав Нилов, эш бирүче ял яисә бәйрәм көнендә эшләткән өчен компенсация түләмәгән очракта, нәрсә эшләргә кирәклеген искәрткән.
Парламентарий, ял көннәрендәге эш икеләтә түләнергә тиеш, ди. “Моның өчен хезмәт инспекциясе, прокуратура, суд бар”, — ди Ярослав Нилов.
Ул аңлатканча, беренче чиратта, хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда шикаять каралачак. Эш бирүчегә җитди штраф яный. “Хәзер шактый катгый чаралар күрелә”, — дип билгеләп үтте депутат.
Ярослав Нилов ассызыклаганча, эш бирүче һәм хезмәткәр хезмәт килешүе төзергә тиеш. Әгәр аның шартлары нормага салынмаган графикны һәм ял көннәрендә эшләүне күздә тотмаса, бу артык эш булып санала, дип яза “Татар-информ”.