Эшкә урнашу мөмкинлеге булмаса, Русия гражданнары тиешле вакыттан иртәрәк пенсиягә чыга ала.
Бу турыда Русия Пенсия фондында белдерәләр. Әлеге мөмкинлек пенсия яшенә ике ел кала барлыкка килә.
“Кешенең эш таба алмавын мәшгульлек үзәге раслый”, – дип аңлаталар Пенсия фондында.
2019 һәм 2020 елларда пенсиягә чыгу яше хатын-кызлар өчен - 55,5 һәм ир-атлар өчен 60,5 яшь. Ә кайбер категория гражданнар, мәсәлән, авыр һәм зарарлы җитештерүдә эшләүчеләр өчен ул түбәнрәк.
Агымдагы елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, быел Русиядә 23,5 мең кеше, эшкә урнаша алмау сәбәпле, иртәрәк пенсиягә чыккан. Киләсе елда мондый гражданнарга пенсия түләү өчен - 4,4 миллиард сум, 2021 елда – 5,6 миллиард вум, 2022 елда 6,4 миллиард сум акча тоту планлаштырыла, диләр Пенсия фондында.