+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
23 октябрь 2019, 08:03

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак

2020 елда Русиядә бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы 7 процентка артачак. Бу хакта Русия финанс министры Антон Силуановка сылтама белән “РИА-Новости” агентлыгы хәбәр итә.

2020 елда Русиядә бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы 7 процентка артачак. Бу хакта Русия финанс министры Антон Силуановка сылтама белән “РИА-Новости” агентлыгы хәбәр итә.
Шулай ук, киләсе елда инфляция 3-4 процент дәрәҗәсендә булыр дип фаразлана. Димәк, бюджет инфляцияне күз уңында тотып, хезмәт хакы һәм пенсияләр югалмасын өчен төзелгән.
“Киләсе елга бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы үсеше 7 процент тәшкил итәчәк, ә киләсе елга фаразлаулар буенча, без инфляциянең үсешен 3тән 4 процентка кадәр дәрәҗәдә фаразлыйбыз", — дип билгеләп үтте Антон Силуанов.
Киләсе елда икътисад үсеше дәвам итәчәк, яңа эш урыннары булдырылачак, хезмәт хаклары да артачак, дип яза “Башинформ”.
Читайте нас