+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
28 октябрь 2019, 07:14

Компьютерны күзе белән эшләтә

Уфада яшәүе Александр Захаров - беренче группа инвалид. 22 яшьлек егет арка мускуллары атрофиясеннән җәфалана, ул - тулысынча дәваланмый торган иң куркыныч генетик авыруларның берсе. Александр үзе генә хәрәкәт итә алмый, ә аның гәүдәсе елдан-ел деформацияләнә бара. Куллары эшләмәсә дә, егет берьюлы 5 компьютерда эшли ала. Аларга ул күзләре белән идарә итә.

Куркыныч диагнозга карамастан, Саша энергия һәм оптимизм белән тулы: аның дуслары, сөйгән кызы һәм тормышка зур планнары бар. Ул Амерканы да "яуларга" җыена әле!
Аның компьтер мониторының аскы өлешендә урнашкан кечкенә гаджет күзләр хәрәкәтен күзәтеп тора һәм экран буенча курсор хәрәкәт итә. "Мышка"га баскандагы операция өчен ул күзләрен йомып кала, хәбәрләрне үз тавышы белән яздыра.
Саша шәһәрдә йөреп кайтырга ярата. Моның өчен ул такси хезмәтеннән файдалана. Диспетчерга үзенең инвалид икәнен әйтә һәм аны коляскасы белән бергә кирәк җиргә илтеп куялар. Әмма мондый хезмәт кыммәт - бәйрәмнәрдә 400-500 сумга кадәр барып җитә. "Бу акчага Уфадан Магнитогорскига барып җитәргә мөмкин", - ди ул.
Егеткә безнең илдә инвалидларга булган караш ошамый. "Миңа монда өстән аска карыйлар. Төркиядә булганда, гомумән, караучы булмады, Америкада тагын да яхшырак дип уйлым, анда күченеп китү җаен эзлим", - ди ул.
Алексның Диана исемле сөйгән кызы бар. Алар бергә яши. Кыз егетнең акыллы, юмор хисле, киң күңелле булуын ярата. "Моңа кадәр аңа охшаган егетләрем булмады да, әгәр кияүгә чакырса, куш куллап риза булачакмын!", - ди ул.
Дөнья йөген җилкәгә утыртсаң, аның авырлыгыннана борын аска карый, диләр. Борыннарны югары тотыйк без дә, җәмәгать!
Читайте нас