+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
29 октябрь 2019, 11:29

Кайгырмагыз, акча булачак!

Республикада “Беренче бала туган өчен 300 мең сум акча ал” дип аталган программа тәмамлана.

Республикада “Беренче бала туган өчен 300 мең сум акча ал” дип аталган программа тәмамлана.
2019 елның 1 гыйнварына кадәр беренче балалары туган һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гаиләләр 300 мең сумлык “сертификат” алу хокукына ия иде. Бу акча белән ипотека өчен түләргә, фатир сатып алырга яисә йорт төзергә мөмкин. Әлеге программада катнашырга теләүчеләр шулкадәр күп булып чыкты ки, сертификатлар бирүне берничә этапка бүләргә туры килде.
Беренче этап — 2018 елның 3 сентябренә кадәр чиратка баскан гаиләләр. Аларга 200 миллион сум кирәк. Бу гаиләләр өчен документлар яңартыла да инде, барысы да 2019 елның ноябрендә әзер булачак. Ата-аналарның үзләренә исә мохтаҗлык турында белешмә һәм башка документларын яңартырга кирәк. Моның өчен үз хакимиятегезнең торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Шунда ук сезнең барлык сорауларыгызга да җавап бирәчәкләр.
Икенче этап— 2018 елның 3 сентябреннән соң исәпкә баскан 1880 гаилә. Алар өчен 564 миллион сум кирәк. Бу акчалар киләсе елга республика бюджетында каралган. Сертификатлар алу өчен Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары киләсе елга республика бюджетын тулысынча раслаганнан соң мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Әлеге этап кысаларында сертификатларны 2020 ел башында ук алырга мөмкин булачак. Шулай итеп, документларны вакытында тапшырган барлык гаиләләр дә таныклык алачак!
Искәртеп узабыз: сертификатны алган көннән алып тугыз ай эчендә файдаланырга була. Йорт яисә фатир Башкортстан территориясендә урнашырга тиеш.
Читайте нас