+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
29 октябрь 2019, 03:41

Социаль объектлар – ныклы контрольдә

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров үткән шимбәдә Уфада яңа балалар бакчалары төзелеше барышын тикшерде.

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров үткән шимбәдә Уфада яңа балалар бакчалары төзелеше барышын тикшерде.
Ул караган беренче объект Калинин районының “Инорс-4” бистәсендәге балалар бакчасы булды. 4 800 квадрат метр мәйданлы балалар бакчасы 345 урынга исәпләнгән. Ул “Башкорт­станның 100 еллыгына – 100 объект” исемлегенә кертелгән һәм “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә.

Арытаба Андрей Назаров Совет районының Железняцкая урамы, 35 адресы буенча төзелүче балалар бакчасын тикшерде. Аның мәйданы 4 500 квадрат метр тәшкил итә, 240 урынга исәпләнгән.

Икенче көнне Андрей Назаров Уфа шәһәре һәм районында “Демография” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелүче социаль объектлар әзерлеге мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә үткәрде.

Дим районының “Дим-6” бистәсендә балалар бакчасы төзелеше графиктан артта калса, Уфа районының Зубово авылында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше тәмамлана.

Хөкүмәт Аппараты каршындагы Төбәк проект офисы тарафыннан көн саен объектлар төзелешенә мониторинг үткәрелә.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас