Бу гаилә балалар һәм үсмерләрнең буш вакытын һәм ялын нәтиҗәле итеп оештыру буенча район үзәгендәге хәл-халәтне җентекләп өйрәнгән, нинди чараларга өстенлек бирергә кирәклекне билгеләгән. Балалар һәм үсмерләр үзәге өчен бина да сайланган. Тик кайбер оештыру проблемалары бар. Район хакимияте башлыгы Александр Андреев бу проблемаларны хәл итү буенча тиз арада чара күрергә кушты. Үзәк декабрь аенда ачылачак дип көтелә.