Республика Башлыгы Радий Хәбиров бюджет өлкәсендәгеләрнең хезмәт хакларын арттырырга вәгъдә итте.
Бу хакта ул социаль челтәрләрдә язган.
“Киләсе елга бюжет өлкәсендә эшләүчеләргә быелгыга караганда 1,6 миллиард сумга күбрәк акча юнәлтәчәкбез, ә өч елда хезмәт хаклары арту 9,7 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу артуны һәркем тоячак”, — дип язган ул.
Моннан тыш, киләсе елда гражданнарның социаль тәэминатына чыгымнар 3,2 миллиард сумга арта. Ихаталарны, подъездларны, лифтларны, су һәм электр челтәрләрен ремонтлауга 14,1 миллиард сум бүленәчәк.
Соңгы өч елда төбәк льготникларын дарулар белән тәэмин итүгә чыгымнар 2,3 тапкыр арткан. Моннан тыш, федераль бюджеттан шушы максатларга 1 миллиард сум җәлеп ителә. Гомумән алганда, сәламәтлек саклауга быел 91 миллиард сум акча тотыныла.