Биш ел элек Сибайда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче Күпфункцияле үзәк ачылган иде.
Бүген биредә 19 — универсаль, кече бизнес өчен 2 тәрәзә эшли. 27 белгеч үзәккә килүчеләр кабул итү сыйфаты белән канәгать калсын өчен мөмкин булганның барысын да башкара.
Сибай һәм якындагы районнарда яшәүчеләр берьюлы “бер тәрәзә” режимында 291 хезмәт ала ала, шуларның 25е — Сибайның муниципаль, 75е — федераль власть органнары һәм 151 — республика власть органнары хезмәтләре.
Гражданнар әзер җавапны Дәүләт хезмәтләре порталыннан электрон документ формасында, урындагы үзидарә органында почта аша һәм Күпфункцияле үзәктән кәгазь документ рәвешендә алырга мөмкин.