Кичә Дәүләт җыелышы-Корылтайда гадәттән тыш хәлләр вакытында кешеләрне коткарган герой-балаларны тәбрикләү тантанасы үтте. Анда Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев, Русия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе начальнигы урынбасары Семен Шарапов, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Раил Әсәдуллин катнашты.
Федерация Советының Бөтенрусия гражданлык-патриотик проекты кысаларында үткән чарага Уфадан, шулай ук, республиканың Әлшәй, Архангель, Баймак, Бәләбәй, Зианчура, Кушнаренко, Стәрлетамак, Шаран районнарыннан 7 яшьтән 17 яшькә кадәр 12 мәктәп укучысы чакырылган иде. Алар барысы да иң хәвефле, куркыныч мәлдә батырлык күрсәткән — кеше гомерен саклап калган.
Әле бала гына булуыгызга карамастан, сез бер гамәлегез белән кешелекнең иң яхшы сыйфатларын — кыюлык, батырлык үрнәге күрсәттегез. Иң кискен вакытта якыннарыгызга, хәтта таныш булмаган кешеләргә ярдәм кулы сузарга курыкмавыгыз өчен рәхмәт! Сезнең һәрберегезнең коткару тарихы төрле. Әмма аларның барысын да батыр йөрәкләр берләштерә, — диде яшь геройларны тәбрикләп Константин Толкачев.
Тантанада Уфадан 16 яшьлек Дмитрий Давидюк һәм 14 яшьлек Рәмзил Шәрипов — “Гомерне коткарган өчен”, Кушнаренко районыннан 12 яшьлек Айнур Якубов “Коткарганда батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнделәр.
9 укучыга Русия Коткаручылар берлеге грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
— Дүрт улым арасында Айнур — төпчегем. Аның яшьтәше суга батканда ярдәм кулы сузуы, гомерен саклап калуы өчен горурланам. Киләчәктә дә кешеләргә кирәкле, ярдәмчел булсын иде, — диде Айнурның әнисе Гөлнара Якубова.
Бүләкләү тантанасыннан соң, балалар Дәүләт җыелышы-Корылтай музее, законнар чыгару органының эшчәнлеге белән танышты. Кыю йөрәкле кызлар һәм егетләргә бергәләшеп фотога төшү, чәй табыны артында аралашу форсаты да тиде.