Бүген Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров Уфа буйлап эш сәфәре барышында сәнәгать һәм социаль объектларны карады.
Калинин районында ул “Русджам-Уфа” пыяла савытлар җитештерү заводында булып, предприятиенең җитештерү куәтләрен модернизацияләү барышы белән танышты.
Андрей Назаров предприятие җитәкчелеге белен җитештерүне чимал белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышты, Сәнәгать һәм энергетика, Икътисади үсеш министрлыкларына чималны профильле предприятиеләрдән поставкалау вариантларын уйларга кушты.
Арытаба Андрей Назаров республиканың иң борынгы спорт корылмаларының берсе – 1939 елда ачылган Н. Гастелло исемендәге стадионда булды. Әлеге вакытта комплекс Уфа моторлар төзү производство берләшмәсенә карый. Предприятиенең идарәче директоры Евгений Семивеличенко белдерүенчә, җәмгыять ярдәме белән комплекска агымдагы ремонт ясала һәм аның матди базасы тулыландырыла. Шул ук вакытта корылманың профильле спорт төрләре исемлеген киңәйтү үсеш потенциалы зур.
Андрей Назаров комплексны төбәк балансына тапшыру мәсьәләсен тикшерде. Шул ук вакытта предприятие спорт корылмасына капиталь ремонт үткәрергә, аның арытаба үсешенә ярдәм итәргә әзер.
Инорс микрорайонында беренче вице-премьер Башкортстаның 100 еллыгына юбилей объектлары исемлегене кертелгән бассейн төзелеше барышын тикшерде.
Проектка төзәтмәләр кертүгә бәйле, аны тапшыру вакыты күчерелгән. Әлеге вакытта эшләр тәмамлану стадиясендә. Бассейн декабрь ахырында ачылыр дип планлаштырыла.
Андрей Назаров спорт объекты Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр тапшырылырга тиешлеген ассызыклады.
Арытаба ул 1988 елда төзелгән 58нче балалар бакчасында булды. Бүген биредә эшләүче 15 төркемдә 650дән артык бала шөгыльләнә. Шул ук вакытта учреждение 360 урынга исәпләнгән.
Белем бирү учреждениеләрен төзү мәсьәләсе, шулай ук, 157нче гомуми белем бирү мәктәбендә булганда да күтәрелде. Проект буенча учреждение 825 кешегә исәпләнгән булса да, бүген биредә 1 420 укучы шөгыльләнә.
Андрей Назаров уку сыйныфларын карады, мәктәп ашханәсендә тәкъдим ителгән ризыкларны тәмләп карады, шулай ук мәгариф системасын үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты. Анда тикшерлегән төп тема – балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә урын җитмәү.
Уфаның Калинин районы хакимияте башлыгы Сергей Кожевников сүзләренә караганда, балалар бакчаларында урын җитмәү мәсьәләсе әлеге вакытта аеруча кискен тора. Быел Максимовкада 120 урынга исәпләнгән һәм Инорста 340 урынлык ике яңа балалар бакчасы сафка кертелә. Шул ук вакытта, районга, урын җитмәү темасын көн тәртибеннән алу өчен 10га якын мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе кирәк. Шул ук проблема аркасында мәктәпләрдә укуның икенче сменасы мәҗбүри булып кала, анда балаларның өчтән бере шөгыльләнә.
Моннан тыш, белем бирү учреждениеләре территорияләрен төзекләндерү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.
Андрей Назаров Хөкүмәткә, республика чараларына өстәп, муниципаль бюджет һәм төзүчеләр акчасы исәбенә өстәмә финанслау чыганакларын эзләргә кушты.