+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
6 декабрь 2019, 08:05

9 мең 789 сум сезгә тиешме?

Башкортстанда беренче балага пособие түләү шартлары 2020 елның гыйнварыннан үзгәрәчәк.

Башкортстанда беренче балага пособие түләү шартлары 2020 елның гыйнварыннан үзгәрәчәк.


Ата-аналар, гаиләнең җан башына уртача кереме эшкә сәләтле халык өчен яшәү минимумыннан ике тапкыр кимрәк булган очракта (Башкортстанда ул 20 мең 868 сум тәшкил итәчәк), беренче балага айлык пособие рәсмиләштерә алачак. Әлеге ярдәм чарасыннан илдә даими яшәүче Русия гражданнары файдалана ала. Пособие күләме 9 мең 789 сум тәшкил итәчәк, ул балага өч яшь тулганчы түләнәчәк. Чагыштыру өчен, хәзер пособие 9 мең 182 сум тәшкил итә һәм балага 1,5 яшь тулганчы түләнә.
Беренче балага пособиене Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалларында, Күпфункцияле үзәкләрдә яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерергә мөмкин.
Әлеге ярдәм Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән оештырылган “Демография” гомумдәүләт проектының “Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәм күрсәтү” төбәк проектында каралган.
Читайте нас