Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров Уфада дәүләт бүләкләре тапшырды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы, Дүртөйле районыннан Первушиннар гаиләсе “Ата-ана батырлыгы” медале белән бүләкләнде. Лариса һәм Борис Первушиннар гаиләсендә 9 бала тәрбияләнә. Ә уфалы Александр Буренин “Ата-ана батырлыгы” медаленә улының спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен лаек булды. Тагын 48 күпбалалы әнигә “Ана даны” медале тапшырылды.Бүген республикада 50 меңнән артык күпбалалы әни яши. Гомумән алганда, алар 160 меңнән артык бала тәрбияли. 1998 елдан башлап, “Ана даны” медале гамәлгә кертелгәч, аңа 7919 хатын-кыз лаек булды. Хәзер республикада герой-аналар сафын тагын 48 күпбалалы хатын-кыз тулыландырды.
Бүләкләү тантанасы тәмамлангач, беренче вице-премьер Андрей Назаров күпбалалы аналар белән истәлеккә фотога төште.