Урындагы башлангычларны яклау программасы буенча Сибай шәһәренең "Аленушка" балалар бакчасында йомгаклау утырышы үтте.
Анда килүчеләр бакчага йөрүче балаларның "Хыялымдагы мәйданчык" сүрәтләр күргәзмәсе белән танышты. Биредә аларның нинди мәйданчык турында хыялланулары чагыла.
Җыелышны мәгариф бүлеге җитәкчесе Р. Р. Тураев алып барды. Ул программаның максаты, анда катнашу таләпләре, шартлары белән таныштырды. Халык тарафыннан берничә тәкъдим әйтелде. Шулай да "Аленушка" балалар бакчасы мәйданчыгында уен җиһазларын кору тәкъдиме күпчелек тавыш белән хупланды.
Балалар бакчасына йөрүчеләр көн саен анда уйнарга чыга. Бу көн режимының аерылмас бер өлеше булып тора. Саф һава һәм хәрәкәт - балаларның сәламәт булып үсүенә булышлык итүче төп фактор. Ә инде яңа уен мәйданчыгында тыштагы уеннар тагын да кызыграк булачак. Инициатив төркем биредә яшәүчеләрне, ата-аналарны проектны финанслауга җәлеп итү һәм багучы табу өчен барысын да эшләячәк.
Сөмбел Ильясова, Мәдинә Хәсәнова,
Сибай шәһәре.
"Атайсал" гәзитеннән.