Бүген илдә 40 миллион чамасы кеше картлык буенча пенсия ала.
Русия Федерациясенең Пенсия фонды 1990 елның 22 декабрендә РСФСР Югары Советы карары белән оештырыла. Бу ведомство — Русиянең иң әһәмиятле социаль институтларының берсе.
Русия Пенсия фонды федераль округларда 7 идарәне, 84 бүлекчәне үз эченә ала. Урыннарда 2000нән артык органы бар.
Русиянең дәүләт бюджеттан тыш фонды буларак, Пенсия фонды пенсия системасының акчасы белән идарә итү һәм гражданнарның пенсия тәэминатына хокукларын тәэмин итү максатында төзелгән. Пенсия фонды бюджеты Дәүләт думасы тарафыннан илнең федераль бюджетын кабул иткәннән соң раслана. Русиянең Эчке тулай продуктында Пенсия фонды өлеше керемнәр буенча — 10,8, чыгымнар буенча 10,2 процент тәшкил итә.
Фонд 40 миллионнан артык гражданга пенсия һәм 20 миллионнан артык льготникка социаль түләүләр башкара, страховкаланган кешеләрнең, ягъни 128 миллионнан артык русияленең, пенсия хокуклары исәбен алып бара.
2005 елдан пенсия системасының финанс дефициты күзәтелә, ул бюджеттан түләүләр белән ябыла.
2017 елда Русия Федерациясендә пенсия һәм социаль тәэминат системасында 43 миллион пенсионер исәпләнгән, бу — илнең икътисади актив халкының яртысы. 16 миллион кеше дәүләт пенсияләрен финанслауга кушылу программасында катнашкан. Балалы 7 миллионнан артык гаилә ана капиталы сертификаты алган, шуларның 90 проценты акчаны торак шартларын яхшыртуга тотынган.
Бүген Русия Пенсия фонды дөньяның 109 илендә пенсия түләүләрен гамәлгә ашыра. Үзара пенсия тәэминаты турында килешү төзелгән чит ил дәүләтләре арасында Русия пенсиясен алучыларның күпчелеге Белоруссиядә, Латвиядә, Болгариядә, Эстониядә һәм Украинада яши. Әлеге килешү төзелмәгән илләрдә безнекеләр күпләп Германиядә, Израильдә, АКШта, Канадада һәм Финляндиядә төпләнгән.
Башкортстанда бүген 1,195 миллион пенсионер исәпләнә. Алар алган уртача пенсия күләме 13 584 сум тәшкил итә (былтыр — 12 766 сум булган).
Пенсионерларның күпчелеге пенсияне картлык буенча ала — 1,004 миллион кеше. Картлык буенча пенсия күләме уртача 14 386 сумга тиң.
Инвалидлык буенча страховка пенсиясе бүген — 9016 сум, туендыручысын югалтучылар 9561 сум ала.
Моннан тыш, дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия тәгаенләнгән аерым категория бар. Бу гражданнарның кереме быел 9390,9 сум тәшкил иткән.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.